Самара өлкәсе хатын-кызлар берлеге делегациясе белән очрашу булды

2017 елның 8 сентябре, җомга

Самара өлкәсе хатын-кызлар берлеге  делегациясе, эш сәфәре кысаларында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән очрашты. Вәкил “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзасы булып тора.

Дустанә шартларда Сәрия Сабурская  кунакларга  Вәкил Аппараты эшенең төп юнәлешләре, республиканың хокук саклау оешмалары белән эшләү тәҗрибәсе, аерым игътибарга һәм яклауга мохтаҗ гражданнар - ата-анасыз калган балалар, инвалид-балалар, Россия Федерациясе Кораллы көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган яшь татарстанлылар хокукларын тәэмин итү буенча дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән бергәләп эшләү практикасы турында сөйләде.

Вәкаләтле вәкил  республикада ел саен үткәрелә торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты:хатын-кыз күзлегеннән” дигән традицион бәйгене үткәрү буенча “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасындагы эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.

2014 елда Вәкил башлангычы белән үткәрелгән – “Мөселман хатын-кызы: хәзерге дөньяда хокуклары” халыкара фәнни-практик конференциясенә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International