20 сентябрьдә 10.00, 14.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә таныштыру экскурсияләре булачак, суд вәкилләре суд эшчәнлегенә багышланган лекцияләр үткәрәчәк, шулай ук Татарстан Республикасы Конституция судына мөрәҗәгать итү тәртибе буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Индивидуаль һәм күмәк гаризаларны Rustam.Sadykov@tatar.ru электрон адресына җибәрүегезне сорыйбыз, бу хакта алдан Татарстан Республикасы Конституция суды Аппаратының фәнни-аналитик бүлеге әйдәп баручы консультанты Рөстәм Самат улы Садыйковка (843) 264-74-76 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы Конституция судының адресы: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 нче йорт.
Тулырак укырга: Татарстан Республикасы Конституция суды (http://ks.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1004497.htm)