“Хокукый ярдәм көне”

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

20 сентябрьдә Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Киров районындагы идарәсендә “Хокукый ярдәм көне” үтте. Ул пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнарына кагылышлы иде. Анда гражданнар бушлай хокукый консультацияләр алды.

Мондый чараларны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге белән берлектә ай саен үткәрә.

Гражданнар  караучысын югалтканда пенсия билгеләү, алиментлар алу, бәхәсле мөлкәтләр мөсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгына, суд эшләренә кагылышлы сораулар булды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.

Алдагы көннәрдә булачак “Хокукый ярдәм көне” турында Сез безнең сайтта “Яңалыклар” һәм “Пресс-релизлар” бүлегендә белә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International