Вәкаләтле вәкил Бухарестта Омбудсманнар Европа Институты даими гомуми җыелышында катнашты

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Румыния башкаласы Бухарест шәһәрендә Рейланд-Пфальц ландтагы тугра залында дөньядагы иң эре хокук саклау оешмаларының берсе булган Омбудсманнар Европа Институты даими гомуми җыелышы уза.

Җыелышны Омбудсманнар Европа Институты президенты Бурги Фольгер ачты, Рейланд-Пфальц федераль җире юстиция министры, доктор Герхард Робберс омбудсманнар эшенең юстиция секторы белән үзенчәлекле элемтәсен ассызыклап, тәбрикләү сүзе белән чыкты. Көн тәртибендә Омбудсманнар Европа Институты президенты һәм генераль секретаре  хисапларын тыңлау һәм раслау, институт идарәсе әгъзаларын сайлау, шулай ук  заманча Европа өчен актуаль  качаклар проблемасын тикшерү һәм башка мәсьәләләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International