Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 29 сентябрьдә Яшел Үзәндә һәм 2 октябрьдә Казанда дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесе - “Өченче буын университеты”нда 2017-2018 уку елын ачу тантаналарында катнашты.
“Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге 2006 елдан өлкән кешеләргә карата “Актив озын гомерлелек” сәясәтен тормышка ашыра, ул мәгарифне өлкән кешенең актив тормышын озынайтуда төп юнәлешләрнең берсе итеп карый.
“Өченче буын университеты”на тыңлаучылар җыю һәм 2017-2018 уку елына уку программалары турында тулырак “Россия пенсионерлары берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы бүлегендә танышырга була.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Өченче буын университеты” кысаларында соңгы елларда “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләрен оештыра.
2017 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “Торак-коммуналь хезмәтләр: сораулар һәм җаваплар” темасына беренче дәресе була.