“Урман атналыгы-2017” республика табигатьне саклау акциясе

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

 “Урман атналыгы” табигатьне саклау акциясе Татарстан республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы башлангычы белән 2010 елдан бирле үткәрелә. Агачларны елына ике тапкыр – язын һәм көзен утырталар. Урманчылар республикада яшәүчеләр белән бергәләп яз көне  400 гектарда 3,5 миллион данә яшь агач утыртты.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да үз агачын утыртты. “Безнең халык өчен экологик иминлек бик мөһим. Татарстанда ел саен үткәрелә торган бу акция әйләнә-тирә мохит проблемаларын хәл итәргә булыша, мондый чараларда  халыкның катнашуы – безнең экологияне саклауда  мөһим өлеш булып тора” – диде Сәрия Сабурская.

 Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры  вазифасын башкаручы Әмир Нуретдинов  журналистларга белдерүенчә, бу чара “Урман атналыгы” табигатьне саклау акциясенең кульминациясе булып тора, аның кысаларында 350 гектар мәйданда  1 миллион  яшь агач утыртылган, урман фондыннан  60 тонна көнкүреш калдыгы  чыгарылган, 300 кбм  корыган һәм ауган агач чыгарылган. « Табигатьне саклау акциясенең максаты – табигатькә, урманган сакчыл караш тәрбияләү, урман байлыкларын саклау, арттыру  проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Табигатьне саклау акцияләренә кушылган һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә, алар  республиканың 30 мең артык кешесе» -  диде   Әмир Бәдретдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International