Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил - Арчада

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

 Бүген, 18 октябрьдә,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Арча муниципаль районында булды.

  Эш сәфәре кысаларында  “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына  “Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләче  муниципаль районнарыннан 2017 елның көзге хәрби хезмәткә чакырылучылары катнашында “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  күчмә дәресе булды.

  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары”  темасына традицион  дәресе  лекцияләр һәм сөйләшү форматында узды, анда  хәрби хезмәткә чакырылучылар аларны кызыксындырган сорауларга төпле  җаваплар алды.

 Республиканың хәрби комиссары,  генерал - майор Сергей Погодин дәрестә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре турында, Татарстанның хәрби хезмәткә чакырылучылары хезмәт итәчәк  урыннар турында сөйләде.

 Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үз чыгышында хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын саклау, хәрби частьларда уставта булмаган мөнәсәбәтләр профилактикасы, командаларны озату, хәрби частьларда булу мәсьәләләрен яктыртты.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  шулай ук Арчада  Арча, Кукмара һәм Питрәч муниципаль районнарыннан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  килгән контроль белдерүләрне  карау барышы турында  зона киңәшмәсе уздырды.

 Киңәшмәдә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  Арча һәм Кукмара муниципаль районнарыннан  килгән  мөрәҗәгатьләрне үзвакытында һәм сыйфатлы үтәү буенча  әлеге районнарның  уңай эше билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International