Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил 21 нче шәһәр сырхауханәсенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты

2017 елның 20 октябре, җомга

 Бүген, 20 октябрендә, Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская Казан шәһәренең Рихард Зорге урамының 103 нче йортында урнашкан  21 нче шәһәр сырхауханәсенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. Тантанада  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Ирина  Серёгина һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры  Әдел Вафин катнашты. 

  Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында яңа сырхауханәнең  60 мең казанлыга хезмәт күрсәтәчәген  билгеләп үтте. Ул медицина учреждениесенең иң яхшы заманча җиһаз белән җиһазлануын һәм медицина ярдәме күрсәтүнең барлык заманча стандартларына  туры килүен ассызыклады.

 10 мең квадрат метрлы яңа сырхауханә шәһәрдә иң зурысы. Барлыгы 10 бүлек:кабул итү-мәгълүмат, рентгенология, терапия, ашыгыч ярдәм, амбулатор тернәкләндерү, функциональ диагностика, профилактик ярдәм бүлекләре, хатын-кызлар консультациясе һәм ирләр сәламәтлеге үзәге эшләячәк.

 Монда Идел буе районы һәм Азино бистәсе пациентларына  консультацияләр алырга, диагностика тикшеренүе узарга һәм бер бинада дәваланырга мөмкинлек бирүче консультатив-диагностика үзәге булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International