Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

“Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне  карау мониторингын тормышка ашыру кысаларында,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча киңәшмә үткәрде.

 Агымдагы елның 10 аенда Лениногорск районы буенча 758 гариза бастырылган, шуларның 529 ына “Гариза хәл ителгән” статусы  бирелгән, 147 мөрәҗәгать буенча эш планлаштырылган, 20 гариза эштә, 62 сенә “Дәлилле кире” кагу  статусы куелган.

 Татарстан Республикасы территориясендә кеше һәм граждан ирекләрен һәм хокукларын  дәүләт яклавы  гарантияләрен көчәйтү максатларында 21 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Лениногорскида гражданнарны кабул итте.

 Кабул итүгә 9 кеше язылган иде. Гражданнарны торак мәсьәләләре, шул исәптән, Лениногорск муниципаль районының  Шөгер авылында тузган торак йортларны сүтү кызыксындырды.  Кабул итү барышында Вәкаләтле вәкилгә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаны карау  буенча да  мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук җир участогына хокукны рәсмиләштерү,  суд карарларын үтәмәүгә кагылышлы сораулар да керде.  

 Барлык мөрәҗәгать итүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларына аңлатмалар алдылар, кайбер мөрәҗәгатьләр эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International