Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

13  һәм  14  февраль көннәрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать  ярдәмчесе Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча  Питрәч, Күн, Ленино-Кокушкино авыл җирлекләрендә чираттагы гражданнар җыеннарында катнашты.

 Питрәч авыд җирлегендә узган  гражданнар җыенында Питрәч муниципаль районы советы рәисе И. Кашапов, Питрәч җирлеге башлыгы А.Рафыйков, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Питрәч муниципаль районындагы  җәмәгать ярдәмчесе  Э.Фәйзуллина катнашты.

 Очрашуда  гражданнар базар территориясен төзекләндерү, муниципаль берәмлек территориясендә чүп җыю, чүп өчен куелган контейнер мәйданчыкларының чисталыгын күзәтү  мәсьәләләрен күтәрделәр.

 14 февральдә Күн һәм Ленино-Кокушкино җирлекләрендә узган җыеннарда  Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Фәсхетдинов, күрсәтелгән җирлекләр башлыклары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  Питрәч муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Э.Фәйзуллина катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International