Казан дәүләт медицина университеты студентларына “Кеше хокукы” курсы буенча лекция укылды

2018 елның 16 феврале, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Казан дәүләт медицина университетының  социаль эш факультеты  “Кеше хокукы” курсы кысаларында хезмәттәшлекне дәвам итәләр.

 “Кеше хокукы” курсы лекцияләре барышында студентларны  кеше хокуклары системасы, законнар, халыкара хокук һәм халыкара килешүләр  принциплары һәм нормалары, кешенң социаль-икътисадый хокуклары белән таныштыру, кеше һәм граждан ирекләре һәм хокукларын дәүләт яклавы механизмы турында сөйләү күздә тотыла.

  Бүген, 16 февральдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының  гражданнар хокукларын  торгызу мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы  Артём Бартенев  Казан дәүләт медицина университеты студентлары каршында “Кеше хокуклары аңлатмасы һәм асылы. Кеше хокуклары системасы. Милли законнар, халыкара хокукның һәм халыкара килешүләрнең  гомум танылган принциплары һәм нормалары” дигән темага чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International