Тикшерү изоляторларында булган гражданнарның сайлау хокуклары саклануны күзәтү

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге” коммерциячел булмаган оешмасы директоры Азат Гайнетдинов тикшерү изоляторларында тотылучы гражданнарның сайлау хокукы саклануны күзәтү максатыннан  Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең 1 нче  2 нче тикшерү изоляторларында булды.

  Тикшерү изоляторларында булганда Азат Гайнетдинов тавыш бирү әрҗәләренең, стендларда сайлау хокуклары турында мәгълүмат, Россия Федерациясе Президентлыгына кандидатларның агитация материаллары булуын, шулай ук тикшерү изоляторларының һәр камерасында телевизорлар булуын ассызыклады.

  Россия Федерациясе Конституциясендә  гарантияләнгән үзенең сайлау хокукын,  суд карары законлы көченә кермәгән барлык шикләнелүчеләр, гаепләнүчеләр, сак астында булучылар  тормышка ашыра ала.

 

 Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте Татарстанда биш тикшерү изоляторы эшләвен хәбәр итә.  Казан шәһәренең 1нче һәм 2 нче тикшерү изоляторларында, Бөгелмә шәһәренең 3 нче тикшерү изоляторында, Чистай шәһәренең 5 нче тикшерү изоляторында ябык сайлау участоклары төзелде. Минзәлә шәһәренең 4 нче тикшерү изоляторында  район сайлау комиссиясе карары буенча, биредә спецконтингент аз булганлыктан, сайлау участогы филиалы оештырылды.

 18 мартта сайлауларда Татарстан Республикасы тикшерү изоляторларындагы сайлау хокукына ия 1500 граждан катнаша ала. Иң күп кеше  - 500 дән артык, 2 нче тикшерү изоляторында тотыла.

 Тавыш бирү сайлау участогы рәисенә  сайлаучылар исемлегенә кертү турында язылган гаризалар буенча узачак.

 1 нче, 2 нче, 3 нче, 5 нче  тикшерү изоляторларындагы  сайлау участокларына  76, 132, 1142, 2760 номерлары бирелгән. 4  нче тикшерү изоляторы –  1980 нче сайлау участогы филиалы.

 Хәзерге вакытта  сайлауларны үткәрүгә әзерләнү буенча төп чаралар  төгәлләнгән -  сайлау комиссияләре белән үзара хезмәттәшлек  булдырылган, кирәкле мәгълүмат материаллары  урнаштырылган, тавыш бирү урыннары җиһазландырылган, сайлау комиссиясе эшләү өчен шартлар тудырылган, тавыш бирү өчен кирәкле документлар  әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International