Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән Россия Федерациясе Социаль иминият фондының төбәк бүлеге бергәләп эшләү турында килештеләр

2018 елның 16 марты, җомга

16 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге арасында бергәләп эшләү турында килешүгә кул куелды.

 Килешү кысаларында яклар иминиятләнгән затлар, инвалидлар һәм ташламаларга ия гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен  дәүләт яклавы гарантияләрен тәэмин итү нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында  хезмәттәшлек итәргә  әзер булуларын  җиткерделәр. Төзелгән килешү әлеге төр гражданнарга ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтү юлында тагын бер адым булды.

 Төзелгән килешү кысаларында яклар, кеше хокукларын яклау мәсьәләләре буенча эш тәҗрибәсе, шулай ук  мәгълүмат, статистика мәгълүматлары, шулай ук даими нигездә башка мәгълүмат алмашуда, уртак  конференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр, семинар-киңәшмәләр оештыру һәм үткәрүдә, гражданнарны кабул итүдә, кеше хокукларын яклау турында Россия Федерациясе законнарын камилләштерүне  тикшерүдә, шулай ук мәҗбүри социаль иминият өлкәсендә хокукый мөнәсәбәтләрне көйләүче НПА га үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр эшләүдә бергәләп хезмәттәшлек итәргә җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International