“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше турында чыгыш

2018 елның 13 апреле, җомга

13 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре “Җәмәгатьчелек контроле һәм торак белеме – торак-коммуналь тармагының нәтиҗәле эшен күтәрү юллары” темасына Идел буе федераль округы буенча төбәкара киңәшмә кысаларында, “Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы нәтиҗәлелеген күтәрү инструменты буларак җәмәгатьчелек контроле” темасына “түгәрәк өстәл” утырышында  Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше турында сөйләделәр.

“Түгәрәк өстәл” утырышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, дәүләт корпорацияләре вәкилләре – Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга булышлык фонды, Россия Төзелеш министрлыгы вәкилләре, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзалары, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәкләре җитәкчеләре, хакимиятнең төбәк органнары вәкилләре, тармак экспертлары катнашты.

“Түгәрәк өстәл” кысаларында  торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хокукый практика, Татарстан Республикасы территориясендә капиталь ремонт төбәк программасын тормышка ашыру, бу проблемаларны хәл итүдә җәмәгатьчелекнең һәм милекчеләрнең катнашуы, шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International