Районнар советлары утырышларында Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре чыгышлары

2018 елның 13 апреле, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре районнар Советлары сессияләре утырышларында 2017 елгы эш нәтиҗәләре турында докладлар белән чыгыш ясауны дәвам итә.

           2018 елның 5 мартында Норлат муниципаль районы Советы сессиясендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Норлат муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримовның “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Норлат муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесенең 2017 елдагы эше турында хисап” доклады тыңланды. XXII сессия йомгаклары буенча Норлат муниципаль районы Советы    135 нче карар кабул итте.

 2018 елның 9 апрелендә Саба муниципаль районының чираттагы утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Саба муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Данис Габтерахмановның “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Саба муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесенең 2017 елдагы эше турында хисап” доклады тыңланды.

2018 елның 12 апрелендә Әлки муниципаль районы Советының егерменче утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Әлки муниципаль райоынындагы җәмәгать ярдәмчесе  Фәридә Яруллина “2017 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Әлки муниципаль районында кеше һәм гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау турында” чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International