Стоматология сырхауханәсе эшенә зарланып “Халык контроле” системасына килгән мөрәҗәгатьләр урынга барып тикшерелде

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елның 18 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан шәһәренең “9 нчы стоматология сырхауханәсе” вәкилләре катнашында урынга барып тикшерү үткәрелде. Анда “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” төре буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында басылган мөрәҗәгатьләрне, шулай ук гражданның Татарстан Республикасы хөкүмәте рәсми порталының интернет-кабул итү бүлмәсенә һәм социаль челтәрләрдә һәм  «ПроДокторов» (ProDoctorov.ru) сайтында кулланучылардан  “Азино 9 нчы стоматология сырхауханәсе” эшенә шикаятьләрне карау  мәсьәләләре каралды.

        Урында тикшерү барышында  гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр  порталы аша “ Азино 9 нчы стоматология сырхауханәсе”нә язылу булмауга шикаятьләре каралды, шулай ук табиб-стоматологка инфомат аша язылу системасы тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International