Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итте

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

18 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте.

Кабул итү барышында торак-коммуналь хуҗалыгы проблемалары, өченче төркем инвалидларның бушлай парковкага хокукын тәэмин итү, полиция һәм медицина хезмәткәрләре эшеннән канәгатьсезлек белдергән сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.  

Омбудсманга мөрәҗәгатьләр кабул итү барышында игътибар белән өйрәнелә, барлык мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар бирелә, кайбер мөрәҗәгатьләр эшкә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International