Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә төзәтү үзәге ачылды

2018 елның 4 мае, җомга

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы  идарәсе төзәтү үзәге мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән 200 тоткынга исәпләнгән. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министрының  хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов, хокук саклау органнары, гражданлык җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.

 2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Җәзаларны үтәтү хезмәте  яңа төр җәзаны – мәҗбүри эшләрне үтәтүгә кереште.

 Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү үзәге ябылган Казан тәрбияләү колониясе  территориясендә Тэцевская урамы, 269 нчы йортта урнашкан. Тантанада катнашучылар өчен төзәтү үзәге буенча экскурсия оештырылды, алар кизү частен, ашханәне һәм хөкем ителүчеләр өчен тулай торакны карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International