Психик авырулар белән авыручы кешеләр хокукый яктан аз якланган гражданнар төренә керәләр. Үз авырулары аркасында алар еш кына битарафлык, социаль изоляция, кайвакыт үзләрен чолгап алган кешеләрнең кешелексез мөнәсәбәтенә дучар була.
Чараның максаты – психиатр ярдәме күрсәтү системасын камилләштерүне һәръяклап тикшерү, психиатр ярдәме күрсәтүне һәм сыйфатны яхшырту, медицина учреждениеләрендә, социаль яклау һәм җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә, махсуслашкан суд-психиатр стационар бүлекләрендә психик сәламәтлеге какшаган гражданнар хокукларын яклау, ирексезләп госпитализацияләү проблемаларын тикшерү.