Буа муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының  гражданнарның конституцион хокуклары һәм ирекләрен бозуга юл куймауга кагылышлы уртак чаралар планына ярашлы рәвештә, бүген, 2018 елның 29 маенда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән  Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары – Баш тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Изаак Буа шәһәрендә бергәләп гражданнарны кабул иттеләр.

 Кабул итү барышында биш мөрәҗәгать, шул исәптән полиция хезмәткәрләре гамәлләре белән килешмәү, гражданнар арасында бәхәс, пенсия, торак шартларын яхшыртуга булышлык итүгә кагылышлы сораулар керде.

 Барлык мөрәҗәгатьләр буенча Сәрия Сабурская һәм Владимир Изаак  тиешле аңлатмалар бирделәр. Киңрәк өйрәнүне таләп иткән мөрәҗәгатьләрне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары  алга таба тиешле чаралар күрү өчен эшкә алды.

 Буа муниципаль районына эш сәфәре вакытында Сәрия Сабурская  шулай ук Буа районы башлыгы Марат Җәббаров белән очрашты, очрашуда  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  Буа районы буенча килгән мөрәҗәгатьләрне үтәү мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International