2018 елның 4 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина “Умиление” гаиләне, аналарны һәм балаларны саклау үзәгенең «Колыбель» социаль йортында булдылар.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил үзәктә яшәү шартлары, бу вакытта социаль йортта булган әниләр һәм балалар белән танышып, аралаштылар. Хәзерге вакытта биредә авыр хәлдә калган 6 ана яши.