Яңа Чишмәдә тантаналы чара үтте

2018 елның 9 июне, шимбә

Бүген, 9 июньдә,  Россия көнен бәйрәм итәр алдыннан, Яңа Чишмәдә тантаналы чара үтте.

 Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов  белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  тантаналы шартларда  гаилә юбилеен билгеләп үтүче, республика һәм туган районнарының социаль-икътисадый үсешенә сизелерлек өлеш керткән  өч парны котладылар, яшь гаиләләргә сертификатлар тапшырдылар.

 Шулай ук чара барышында  Яңа Чишмә районында туган, Севастополь шәһәрендә “Сәмум” ракета корабында намуслы  хезмәт итеп кайткан  морякларны котладылар. “Сугышчан әзерлектә ирешкән уңышлары, үрнәк тәртип  өчен һәм совет халкының 1941-45 еллардагы  Бөек Ватан сугышында  җиңүенең 73 еллыгы уңаеннан” 72165 нче гаскәр часте командиры кул куйган грамота  тантаналы төстә  хәзерге вакытта “Сәмум” корабында хезмәт итүче матрос Олег Батенев анасына тапшырылды. Сәрия Сабурская үзенең тәбрикләү сүзендә егетләрнең  хәрби бурычын  лаеклы үтәүләрен әйтеп, хәрбиләр сафына яңа гына килгән яшь егетләр өчен үрнәк булуларын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International