Торак йортны капиталь төзекләндерү буенча эш киңәшмәсе

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

28 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казан шәһәре Вахитов районы  прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты,  “Вахитов районы идарәче компания” оешмасы вәкилләре һәм мөрәҗәгать итүчеләр белән бергә Казан шәһәре Карл Маркс урамы 44а йортта яшәүчеләрнең торак йортны капиталь төзекләндерүгә кагылышлы күмәк мөрәҗәгатен карау буенча киңәшмә үткәрде.

 Киңәшмә үткәрүгә Карл Маркс урамының 1933 елда төзелгән  44 а йортында яшәүчеләрнең  мөрәҗәгате сәбәпче булды. Анда яшәүчеләр 2008 елдан бирле  капиталь төзекләндерү эшләре үткәртүгә ирешергә тели. Киңәшмәдә катнашкан йортта яшәүчеләр сүзләренчә, торак йортның тотрыклыгы начараюына, нигезенең һәм диварларының ныклыгы бозылуга “Театральный” торак комплексы төзелү сәбәпче булган.   

 Торак йортның авария хәлендә булуы һәм аның терәк корылмалары җимерелү куркыныч булуы  йортта яшәүчеләргә йортны авария хәлендә дип танып, аны сүтү процедурасын тәкъдим итәргә нигез  булды,  ләкин йортта яшәүчеләр бу тәкъдимнән баш тартты.

 Шуның белән бергә  киңәшмә нәтиҗәләре һәм киңәшмәдә катнашучылар тәкъдимнәре буенча түбәндәге карарлар кабул ителде:

1. Урынга барып  Карл Маркс урамы 44а  торак йортының  муниципаль квартирлары торышын, йортның терәк корылмаларын һәм түбәсен тикшерүне оештырырга.

2.  Карл Маркс урамы 44 а күпквартирлы йортының аерым квартирлары түшәмнәрен һәм түбәсен ныгыту һәм ремонтлау  мәсьәләсен карарга.

3.  “Театральный” торак комплексын төзетүчегә  Карл Маркс урамы 44 а күпквартирлы йортны яңартуда (капиталь төзекләндерүдә)  булышлык итәргә яки  төзетүченең үз акчасы исәбеннән,  сатылмаган квартирларга  әлеге йортта яшәүчеләрне күчерү  мәсьәләсен карарга.

 Күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итүне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил үз контроленә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International