Лаеш муниципаль районында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карауга багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәдә җаваплы үтәүчеләр тарафыннан гаризаларны контроль карау сроклары һәм үтәү сыйфаты каралды.
Эш киңәшмәсе кысаларында гражданнарның экологиягә хокукларын тормышка ашыруга, көнкүреш чүбен вакытында чыгаруга, юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре каралды, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне контроль карау вакытына һәм үтәү сыйфатына аерым игътибар бирелде.