Казан ( Идел буе ) федераль университеты студентлары белән очрашу

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында ел дәвамында  Татарстан Республикасының төрле югары уку йортларында укучы студентлар даими рәвештә  өйрәнү һәм производство практикасы үтә. Бүген Вәкаләтле вәкил студентлар белән очрашып, аларга үз эшчәнлеге, Татарстан Республикасында омбудсман институты оешу тарихы турында сөйләде.

 Сәрия Сабурская студентларны кеше хокукларын яклау алгоритмы белән таныштырды, эш практикасыннан кызыклы очраклар сөйләде, гражданнар белән эшләү формалары һәм Вәкаләтле вәкил Аппараты тормышка ашыра торган проектлар белән таныштырды. Вәкаләтле вәкил халыкара хезмәттәшлеккә дә киң тукталды, студентларны Татарстанның Вәкаләтле вәкиле директорлар советы әгъзасы булып торган Омбудсманнарның  Азия берлеге эше белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International