Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмә

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

2018 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренең профессиональ дәрәҗәсен һәм эш сыйфатын күтәрү максатыннан  җәмәгать ярдәмчеләренең республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән очрашулары практикасы дәвам итә.

 Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау турында  чарада катнашучылар алдында  Марина Патяшина чыгыш ясады, ул үз чыгышында  табигый-күмәк инфекцияләр таратучылар санын киметү, халыкны яхшы сыйфатлы су белән тәэмин итү, кулланучылар хокукларын һәм кулланучылар базарын яклау турында  сөйләде.

  Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының 2018 елның  беренче яртысындагы эшенә йомгак ясады. 

 Хисап чорында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына  гражданнардан 1670 мөрәҗәгать килгән, шул исәптән Вәкаләтле вәкил һәм Аппарат хезмәткәрләре 614 кешене кабул иткән.

 «Мөрәҗәгатьләр саны узган 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда кимеде, бу гражданнарны хокукый агарту буенча эшнең  безнең адреска Татарстан Республикасында яшәүчеләрдән  килгән хатларның  санына һәм сыйфатына уңай йогынты ясавын сөйли,” - дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская.

 Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең 2018 елның беренче яртыеллыгында үткәрелгән контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында доклад белән  Артем Ларюхин чыгыш ясады.   

 Семинар-киңәшмә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  Әлки муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе – Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелгән “Әлки районының Базарлы Матак  Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры – Фәридә Яруллинаны бүләкләү белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International