Хәрби хезмәткә чакырылганнарны хезмәт итү урыннарына озата бару

2018 елның 20 июле, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кушуы буенча, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Саба районындагы җәмәгать ярдәмчесе Данис Габдрахманов  Татарстаннан яңа хезмәткә алынучыларны Оренбург каласына хезмәт итү урыннарына озата барды.

 15 егет һәм хәрби частьның ике вәкиле поездның урын-җире булган  14 плацкарт вагонында урнашты. Екатеринбургка кадәр бару юлында Казан, Болгар, Әлки районнарыннан 19-23 яшьлек армиягә баручылар белән  таныштылар. Юлда вагонда тәртип иде, низаглы хәлләр килеп чыкмады, дустанә мөнәсәбәттә булдылар, озата баручы офицерның әмерләрен вакытында үтәделәр.

 Урында  Оренбург өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Александр Бучерев озатуында  Оренбургта урнашкан 63180 нче   хәрби частьта булдым.

  Подполковник  А.А. Мажирин  озатуында  казармаларны карадык. Дин тотучылар өчен шартлар тудырылган (христиан динендәгеләр һәм мөселманнар өчен почмаклар). Җыелма пунктта алынган кәрәзле телефоннар рота командирының сейфында саклана һәм журналда билгеләнеп бирелә. Казармада телевизор бар, көн саен расписание буенча яңалыкларны карыйлар, чәй бүлмәсе яки почмагы бар.

 Часть клубында Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрләр белән очраштым. Алар язгы чакырылышта алынган 49 кеше. Хәрби хезмәткә һәм көнкүрешкә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде, зарланучылар юк. Яхшы хезмәт итүләрен теләп, визиткалар, кирәкле материаллар бирдем, хезмәттә, көнкүрештә  проблемалар килеп чыкса, мөрәҗәгать итүләрен сорадым.

 33860 нчы хәрби частьта,  һава һөҗүмнәренә каршы гаскәрләрнең 106-нчы  өйрәнү үзәгендә булып, Татарстаннан хезмәт итүчеләр белән очраштым. Хәрби хезмәткә һәм хәрбиләрнең көнкүрешенә кагылышлы мәсьәләләрне тикшердек, шикаятьләр юк.

Автор: Вәкаләтле вәкилнең Саба муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе    Д.Р.Габдрахманов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International