Мөрәҗәгать уңаеннан 2 нче төзәтү колониясенә барып тикшерү

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны кабул итүе вакытында  бер  хатын-кыз паспорт эшләтү белән проблемалар булу  һәм озак вакыт күрешә алмаулары уңаеннан хөкем ителгән туганының хокукларын яклау турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

  Вәкаләтле вәкил әлеге мөрәҗәгать буенча Россия  Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясенә барып тикшерү үткәрү турында карар итте.

  Бүген, 26 июльдә, Сәрия Сабурская иректән мәхрүм ителгән кеше белән очрашты. Документлар эшләтү вакыты сузылу сәбәпләрен ачыкларга мөмкин булды. Әлеге проблеманы судта хәл итәргә кирәк. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре  килеп туган проблемаларны хәл итү буенча эшне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International