Хезмәт хакын исәпләүгә кагылышлы күмәк мөрәҗәгатьне тикшерү

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы “Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге” учреждениесе  вәкиле белән берлектә  “Атеко” ширкәте хезмәткәрләренең хезмәт хакын исәпләүгә кагылышлы күмәк мөрәҗәгате буенча урынга барып тикшерү үткәрделәр.

 Тикшерү барышында фактлар расланды. 2018 елның май аенда тиешле вакыттан соң эшләү һәм төнге вакытта эшләү өчен хезмәт хакын исәпләү процедурасы бозылу фактлары ачыкланды, шулай ук хезмәт хакының минималь күләменнән азрак түләү фактлары ачыкланды.

 Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 1 маеннан  минималь хезмәт хакы күләме аена 11163 сум тәшкил итә.

 Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Атеко” ширкәте җитәкчелегенә хезмәткәрләрнең хезмәткә хокукларын бозуларны бетерүне тәкъдим иткән  заключение җибәрелде.

 Алга таба  чаралар кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International