Казан шәһәренең “20 нче шәһәр сырхауханәсе”ндә күчмә киңәшмә

2018 елның 27 июле, җомга

 Гражданнарның сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын яклау максатыннан безнең тарафтан медицина учреждениеләре эшенә  кулланучылардан социаль челтәрләргә килгән язмалар мониторингы үткәрелә.

 Әлеге эш нәтиҗәсендә соңгы вакытта “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына иң күп  шикаятьләр һәм социаль челтәрләрдә  тискәре бәяләмәләр Казан шәһәренең “20 нче шәһәр сырхауханәсе” учреждениесе адресына килә.

 Агымдагы елның 27 июлендә гражданнарның сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын яклау максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан Казан шәһәренең “20 нче шәһәр сырхауханәсе”  учреждениесендә күчмә эш киңәшмәсе оештырылды.

 Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “20 нче шәһәр сырхауханәсе”  сәламәтлек саклау учреждениесенә  медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән гражданнар белән медицина персоналының аралашу культурасын күтәрүне, һәм һәр пациентка  игътибарлы мөнәсәбәт мәсьәләсендә гражданнар белән эшне тиешенчә оештыруны атна саен  медицина учреждениесе хезмәткәрләре белән тикшерү тәкъдим ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International