10 нчы төзәтү колониясендә җәза үтәүчеләрне кабул итү

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Мәҗбүри тоту урыннары  Вәкаләтле вәкилнең  һәрвакыт аерым  игътибарында тора. Халыкка уңайлы һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе  төзәтү учреждениеләрендә  тотылучы  затларны хокукый агарту максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  әлеге учреждениеләрдә җәза үтәүче затларны урынга барып кабул итү эше дәвам итә.

 Бүген, 2018 елның 31 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасындагы  тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Массаллимов белән берлектә, Менделеевск шәһәрендә,   Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 10 нчы төзәтү колониясендә җәза үтәүче затларны кабул итте.

 Кабул итү барышында 15 тоткын мөрәҗәгать итте, аларны нигездә вакытыннан алда азат ителү шартлары, социаль пособие буенча акчалата түләү алу, хатлар алу һәм җибәрү мәсьәләләре кызыксындырды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар бирелде.

 Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  министрлыклар һәм ведомстволар белән бергәләп кабул итү эше ай саен үткәрелә. Ул мөрәҗәгать итүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен урынга барып тикшерү һәм  хәл итү, тиешле аңлатмалар алу мөмкинлеге тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International