Мәскәү районында “Хокукый ярдәм көне” булды

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

19 сентябрьдә Казан  шәһәренең Мәскәү  һәм башка  районнарында яшәүчеләр    Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге белән берлектә үткәрә торган “Хокукый ярдәм көне”ндә  квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия булдылар.

  Кабул итү барышында 38 мөрәҗәгать керде. Нигездә гражданнар  мирас теркәү, пенсия алу, торак шартларын яхшырту, социаль пособиеләр билгеләү, торакны хосусыйлаштыру, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Кабул итүдә булган кешеләрнең барысына да телдән аңлатма бирелде, берничә мөрәҗәгать буенча бәхәсле хәлләрне хәл итү өчен суд органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды. Күп кенә гражданнар оештыручыларга  рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International