Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә, 2018 елның 21 сентябрендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 18 нче төзәтү колониясендә иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучы гражданнар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр. Әлеге чара халыкка уңайлы һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү учреждениеләрендә тотылучы затларны хокукый агарту максатыннан оештырылды. “Хокукый ярдәм көне”ндә 14 кеше булды.