“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша алкоголь һәм спиртлы продукциянең әйләнеше өлкәсендә закон бозуларга контрольлек итү

2018 елның 5 октябре, җомга

 Бүген республиканың муниципаль районнары белән видеоэлемтә режимында киңәшмә барышында  “Халык контроле” ләүләт мәгълүмат системасы аша алкоголь һәм спиртлы продукциянең әйләнеше өлкәсендә закон бозуларга контрольлекне тормышка ашыруга җәмәгатьчелекне җәлеп итү буенча эшне оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

 Хәзерге вакытта республиканың алкоголь базарында  Татарстан Республикасы территориясендә  алкоголь һәм спиртлы продукцияне, шул исәптән ялган аракыны  законсыз әзерләү һәм сату фактлары бар, моны гражданнардан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм Эчке эшләр министрлыгына килә торган мәгълүматлар раслый.

 Дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы  Сәрия Сабурская катнашучыларның игътибарын 2018 елның 8 аенда барлык 45 муниципаль районнан 1061 шикаять теркәлүенә юнәлтте.  “Яшьләр активларының һәм җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча “Форпост” яшьләр оешмаларының актив эш алып баруы контрафакт алкогольне законсыз сату фактларын ачыклау буенча халыкны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә,” - дип ассызыклады Вәкаләтле вәкил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International