2019-2021 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Стратегияне тормышка ашыру буенча чаралар планы проектын тикшерүгә багышланган киңәшмә

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 2 августында  дөнья күргән 569 нчы карары белән расланган 2014-2018 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Стратегия төгәлләнеп килә.

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  2019-2021 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Стратегия  проектын эшләде.

 

 2018 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында узган киңәшмәдә республиканың иҗтимагый оешмалары вәкилләре, хокук саклау өлкәсендәге экспертлар  Стратегияне тормышка ашыру буенча чаралар планына үз тәкъдимнәрен керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International