Инвалидларның хокукларын яклауга багышланган кабул итү

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

 2018 елның 5 декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры, “Татарстан Республикасы буенча баш медико-социаль экспертиза бюросы” җитәкчесе  инвалидларның хокукларын тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча  гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә 5 кеше килде, алар инвалид-балаларны тернәкләндерү, пенсия алу, инвалидлык төркемен алыштыру һәм башка  проблемалар буенча мөрәҗәгать итте.

 Инвалид бала тәрбияләүче гаиләнең өстәмә социаль яклау чаралары сораган гаризасын җитәкчеләр   гаиләгә матди һәм башка ярдәм күрсәтү буенча коллегиаль карар кабул  итү өчен эшкә алды.

 Инвалидлыкка китергән авыр имгәнүләр алган яшь егет инвалидлык төркемен үзгәртү буенча мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  мөрәҗәгате буенча баш медико-экспертиза бюросы җитәкчесе Ригель Низамов  кирәкле документацияне сорап Ингушетия Республикасы җитәкчелегенә мөрәҗәгать юллады. Раслаучы документларны алганнан соң граждан проблемасы хәл ителәчәк.

 Торак шартларын яхшырту турында мөрәҗәгать иткән Әлки районыннан килгән күп балалы анага  җир участогы алу, торак сатып алуга чиратка кую тәртибе аңлатылды.

  Улының инвалидлык төркемен алыштыруны сорап бер ана килде. Аңа инвалидлык төркемен алыштыру мәсьәләсе буенча төпле аңлатма бирелде. Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүче моңа инвалидлык буенча пенсия күләме үзгәрү сәбәпче икәнен әйтте.  Вәкаләтле вәкил үзгәрешләр сәбәпләрен тикшерергә вәгъдә итте. Мөрәҗәгатьне контрольгә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International