Бүген Вәкаләтле вәкил Аппаратында “Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында” доклад бүлекләре проекты тикшерелде

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

“2018 елда  Татарстан Республикасында  кеше хокукларын һәм ирекләрен  саклау турында” доклад бүлекләре проекты  бүген  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы утырышы кысаларында тикшерелде. 

 Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан   аз тәэмин ителгән гражданнарга социаль яклау чараларын тормышка ашыру турында министр Эльмира Зарипова чыгыш ясады. 

  Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары  -  Татьяна Ларионова Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт- Милосердие” берләшмәсе белән Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең бергәләп эшләве хакында сөйләде.  

  Гражданнардан   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына килә торган мөрәҗәгатьләр арасында  хезмәткә хокукны саклау һәм яклау турындагысы иң киң таралганнардан.  Болар  эш хакын үзвакытында һәм тулысынча түләүгә, эш хакыннан акча тотып калу процедурасын саклауга, хезмәт мөнәсәбәтләрен теркәү һәм туктатуга кагыла.  

  Татарстан Республикасы дәүләт Хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары  Артем Ларюхин  катнашучыларны  Татарстан Республикасы дәүләт Хезмәт инспекциясенең 2018 елның ун айлык эше белән таныштырды.  

   Хезмәткәрләрнең  социаль-хезмәт хокукларын яклауда профсоюзларның роле турында  Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе рәисе вазифасын башкаручы  Татьяна Васильева сөйләде.

  “Татарстан Республикасы коммуналь торак хуҗалыгы өлкәсендә  җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” нең башкарма директоры Дмитрий  Романов  коммуналь-торак хуҗалыгы өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүдә җәмәгатьчелек контроле темасын яктыртты.

  «Акцент»  хокук саклау оешмасының табиблар хаталарыннан саклау буенча эш тәҗрибәсе белән  хокук яклау төркеме җитәкчесе Булат Мөхәммәтҗанов таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International