Яр Чаллы шәһәрендә вакытлыча тоту үзәгендә тотылучы чит ил гражданнарын кабул итү

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

2018 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре А.Хәлимова  Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе, “Юридик клиника” оешмасы җитәкчесе   Г.Балафендиева Яр Чаллы шәһәрендәге чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгендә тотылучы чит ил гражданнарын кабул итеп, консультация бирделәр.

  Кабул итү барышында 6 чит ил гражданына консультация бирелде, кайберләр мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды.

  Вакытлыча тоту үзәгендә булганда чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәге җитәкчесе И.Мәрдәнов белән чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын тәэмин итү өлкәсендә агымдагы мәсьәләләр буенча эш киңәшмәсе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International