Тугыз ел инде Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә, хәрби хезмәткә баручылар һәм аларның ата-аналары өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре уздыра. Мондый дәресләрнең төп максаты – хәрби хезмәткә чакырылучыда хокукларын һәм вазифаларын дөрес аңлауны формалаштыру һәм чакырылышта яшь егетләрнең хокукларын бозуны булдырмау.