Урынга барып тикшерү

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә  Казан шәһәренең Лаврентьев урамының 28 нче йортында яшәүчеләр  әлеге йортның милекчеләре буларак аларның хокуклары бозылу турында мөрәҗәгать итте. Шунда яшәүчеләрнең берсе  йорт яны территориясендә үзбелдеклеләнеп  автотранспорт чаралары  кую урыны  оештырган.

  “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе”  ширкәтенә  әйләнә-тирәлекне уңайлы итү максатыннан алга таба  ишегалдын планлаштыру  мәсьәләсе буенча йортта яшәүчеләр җыелышын үткәрүдә булышлык итәргә тәкъдим ителде.

  Әлеге мәсьәлә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International