Хәрби хезмәткә чакырылучыларны тантаналы озату

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

  Татарстан Хәрби комисариатының җыелу пунктында  хәрби хезмәткә китүчеләрне тантаналы озату булды. Чираттагы тапкыр хәрби хезмәткә чакырылучылар Казаннан Россия Кораллы Көчләренә хезмәт итәргә озатылды.

  Митингта егетләр алдында Татарстан Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары(ивалидлары) иҗтимагый оешмасы вәкилләре, дин әһелләре катнашты.  Алар егетләргә уңышлы хезмәт итеп, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International