Вәкаләтле вәкил Югары Ослан картлар йортында булды

2019 елның 28 июне, җомга

  Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская интернатта яшәүче кеше мөрәҗәгате буенча Югары Ослан интернат-йортында булды.

   “Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Югары Ослан интернат-йорты” учреждениесе өлкән яшьтәге  кешеләргә һәм инвалидларга социаль стационар хезмәт күрсәтү учреждениесе, 50 урынга исәпләнгән. Төп эш юнәлешләре – үзләренең төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль  канәгатьләндерү мөмкинлеген тулысынча яисә өлешчә югалтканлыктан  даими яисә вакытлыча читләр ярдәменә мохтаҗ  өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга  социаль хезмәт күрсәтү һәм тернәкләндерү хезмәтләре тәкъдим итү.

  Сәрия Сабурская интернатта яшәүчеләр белән аралашты. Тормыш һәм яшәү шартлары белән танышты. Учреждениенең медицина хезмәткәрләре үзләре карамагындагы кешеләрнең сәламәтлегенә игътибарлы, социаль хезмәткәрләр  төрле түгәрәкләр һәм секцияләр оештырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International