ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 27 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  “Костер” республика сәламәтләндерү-белем бирү үзәге”  (Биектау районы Бөреле тимер юл станциясе, Сосновая урамы, 9 нчы йорт)  учреждениесенә шикаять буенча барып,  тикшерү үткәрде. Килгән шикаятьтә санитар-гигиена шартларының канәгатьләнмәслек булуы, “Балаларның ялын оештыру һәм сәламәтләндерү стационар оешмаларының  эшен оештыруга кагылышлы санитар-эпидемиология таләпләре” турында СанПиН таләпләре  бозылуы аркасында балаларның хокуклары бозылу турында язылган иде.  

 Тикшерү барышында мөрәҗәгать итүченең  дәлилләре расланмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International