Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Владимир Чуров рәислегендә 252 нче утырышы узды. Утырышта видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, шул исәптән, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
Чараның төп өлеше Россия сайлау системасының 2014 елның 14 сентябрендә узачак бердәм тавыш бирү көненә әзерлегенә багышланган иде.