Чистай шәһәрендә “ТКП” җәмгыятен тикшерү

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

2014 елның 2 сентябрендә  эштән җибәрү  процедурасын бозу турында гариза бирүченең шикаяте буенча “ТКП” җәмгыятенә ( Чистай шәһәренең сәгать заводы)  бару оештырылды. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесен завод территориясенә кертүдән баш тарттылар.

  2014 елның  9 сентябрендә Чистай шәһәр прокуратурасы һәм Чистай шәһәренең  мәшгульлек үзәге  хезмәткәрләре белән берлектә  җәмгыятькә кабат бару оештырылды.

  Тикшерү барышында күп санлы хезмәт һәм салым законнарын бозу ачыкланды.

  Тикшерү нәтиҗәләре буенча Чистай шәһәр прокуратурасы  хезмәткәре  тикшерү акты төзеде, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  күзәтчелек чаралары үткәрү өчен  Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясенә, Татарстан Республикасы буенча  12 нче  Федераль салым хезмәтенең  районара инспекциясенә хатлар әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International