2014 елгы көзге чакырылыш кампаниясе чорында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасының Хәрби комиссары белән берлектә халыкны хокукый агарту кысаларында уртак чаралар оештыру практикасын дәвам итәләр.
23 октябрьдә Сарманда “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” дигән темага “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе узды. Анда Сарман, Азнакай, Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим муниципаль районнарыннан яшь егетләр катнашты. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары турында файдалы мәгълүмат алырга 400 гә якын кеше килде.
Сарман районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән белдерүләрне карау барышы мониторингын тормышка ашыру максатыннан эш киңәшмәсе дә үткәрде.