Дәүләт Думасы өйдә тәртип бозучыларны җәзага тарта торган законпроектны карый. Үзенең яки чит дүрт дивар артында тавыш чыгарырга теләүче “вак хулиганлык” статьясына эләгә. Кемнеңдер гаугалы күршесе яки җәнҗаллы гаилә барлыкка килә икән, аларны тәртипкә чакыру өчен дәлилле сәбәбе була.
Мондый документны праламентка бер төркем депутатлар кертте. Күршеләренең тынычлыгын бозган гаугалы гаилә бәхәсләре өчен ике меңгә кадәр штраф, унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алыну яки кырык сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яный. Дәүләт Думасының профиль комитеты әлеге инициативаны хуплады инде.