Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил нәтиҗәсе

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратына  граждан Б.дан  “Алабуга психоневрология  интернаты” на урнаштырылган  кешеләрнең хокуклары бозылу турында  шикаять керде.

   Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы  белән бергәләп  үткәрелгән тикшерү барышында  кайбер хокук бозулар ачыкланды.

  Шушы уңайдан һәм “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил” турында  Татарстан Республикасының 03.03.2000 елгы Законының 20 нче маддәсенә нигезләнеп, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  түбәндәге чараларны кабул итәргә киңәш итә:

1.                “Кер кыстыргычы” продукциясе өчен детальләр әзерләүдә катнашкан шәхесләргә  хезмәт хакы түләү буенча булган бурычны бетерергә.

2.                 “Алабуга психоневрология интернаты”на урнаштырылган  гражданнарны  дәвалау-хезмәт эшчәнлегенә җәлеп иткәндә  инструктажны исәпкә алу буенча чаралар күрергә.

3.                Дәваланучыларны кышкы өс киеме белән тәэмин итү буенча ашыгыч чаралар күрергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International