Армиядә хезмәт иткәннәргә югары пособие түләячәкләр (“Российская газета” 12 гыйнвар 2017 ел)

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

   Армиядә хезмәт иткән ир-егетләргә эшсезлек буенча югары пособие түләячәкләр. Моның өчен аларның армиягә киткәнче тулы эш көне белән 26 атна эшләве һәм максималь пособиегә дәгъва итәрлек эш хакы алуы, армиядән кайткач  мәшгульлек үзәгенә исәпкә басуы шарт. Болар Хезмәт министрлыгы  әзерләгән мәшгульлек турында закон төзәтмәләренә язылган. Анда шулай ук  ир-ат тулы көн эшләмичә озак вакытлар тулы эш атнасына исәпләгәндә 26 атна чыга икән, ул шулай ук максималь пособиегә дәгъва итә ала диелә. Исегезгә төшерәбез, хәзер эшсезлек буенча пособие 850-4900  сум чикләрендә.

 (“Российская газета”дан кыскартып бирелә,  12 гыйнвар 2017 ел)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International