Рөстәм Миңнеханов: Европа Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының кешеләр сатуны булдырмау буенча эшен югары бәялибез

2017 елның 11 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының (ОБСЕ) кешеләр сату белән көрәшү буенча махсус вәкиле һәм координаторы Мәдинә Җарбусынова белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР вице-премьеры Васил Шәйхразыев, ТР Президенты Радик Гыйматдинов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан Республикасында кешеләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, кешеләрне сату белән көрәшү күпчелек дәүләтләр һәм халыкара оешмалар өчен өстенлекле бурыч. Әлеге мәсьәлә әһәмияте социаль проблемалар кискенләнүе һәм тормыш дәрәҗәсе төшүгә бәйле. Бүген дөньяда йөзләгән мең кеше коллар сату корбаннары була. 

ТР Президенты билгеләгәнчә, шул җинаять системасы оешкан криминаль төркемнәр кулында. 

"Европа Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының һәм башка оешмаларның кешеләр сатуны булдырмау буенча эшен югары бәялибез", - диде ТР Президенты. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Мәдинә Җарбусынова Татарстан белән ОБСЕ арасында әлеге тискәре күрнеше белән көрәшүдә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев. ТР Дәүләт Советы матуриаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International